УФАС вәкилләре Әгерҗегә килде

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Әгерҗегә эшлекле визит белән Монополиягә каршы федераль хезмәтнең (УФАС) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин һәм идарәнең матбугат секретаре Оксана Ефимова килде.

Рузалин Хәбибуллин район хакимияте бинасында үзәкләштерелгән бухгалтерия, районның балалар оешмалары вәкилләре белн очрашты.Очрашу барышында НДС исәпләү, юл картасы, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләренә карата сораулар аеруча күп яңгырады.

  • Әлеге катлаулы сорауларны гади итеп аңлатканыгыз, гомумән, эшебездә ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт, – диде районы башкарма комитеты территориаль бүлеге җитәкчесе Лилия Молчанова.

Оксана Ефимова Әгерҗенең 1нче гимназиясендә 11 сыйныф укучылары белән ачык дәрес уздырды. Дәрес башында укучылар тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әлфинур Галимҗанова  җитәкчелегендә “нәрсә ул монополия, базар икътисады?“ кебек сорауларга җаваплар эзләделәр, монополияләрнең барлыкка килү тарихына тукталдылар.

  • Ә безнең хезмәтнең төп бурычы көндәшлекнең сәламәт булуына ирешү, – дип дәвам итте Оксана Александровна. Ул үз чыгышында монополиягә каршы хезмәтнең ни белән шөгыльләнүе, кулланучыга нинди файда китерүе турында сөйләде. Мисаллар ярдәмендә хезмәтнең реклама, сәүдә һәм башка өлкәләрдә нинди тәртип бозуларны ачыклавына тукталды. Укучылар да дәрестә актив катнаштылар, сораулар бирделәр. Әлфинур Фәизовна  Монополиягә каршы  хезмәт турында бай мәгълүмат җиткергәне өчен Казан кунагына олы рәхмәтен белдерде.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International