Мәктәптә, югары уку йортында укыганда дуслар арасында анкета тутыру “мода“да иде. Сораулар күп һәм төрле булса да, аның берсе һәрвакыт кабатланып килде: “Яраткан укытучың кем?”. Мин, бу сорауга ике дә уйламыйча, “беренче укытучым – Тәскирә Хәмзә кызы Хуҗина ”, дип язып куя идем.
Вакыт дигәнең агымсудай ага да ага, гомер йомгагы акрын гына тәгәри дә тәгәри икән. Мәктәп белән саубуллашканга – унбер, югары уку йортын тәмамлаганга алты ел вакыт узды. Гомеремнең иң матур, иң самими вакытларын үз эченә алган шул еллар турында күңелгә язылган хатирәләрне “актарып” утырам. Кайсын гына уйлый башласам да, фикерем беренче укытучыма барып тоташа. Сагынам...
Газиз әнкәем сап-сары чәчләремне ике яктан ап-ак бантлар белән үреп, иң матур чәчәкләрдән зур бәйләм ясап, белем дөньясына озаткан 1 сентябрь – әле дә күз алдымда. Мин укучы булдым. Ә анда безне ягымлы тавышлы, тәмле телле укытучы Тәскирә апа каршы алды. “А”га “б”ны кушып бер иҗек тә укый алмаган, саный да, яза да белмәгән балалардан нинди шәхесләр тәрбияләде! Дәрескә әзерләнеп, күпме йокысыз төннәр үткәрде икән ул? Эх, бер генә сәгатькә кайтып килер идем шул көннәргә. Укытучымның һәр әйткән сүзен ятлап барып, күңелемнең иң түрендәге сандыгына бикләп куяр идем. Башлангыч сыйныфта укыганнарны уйлыйм да, дәреснең 45 минут кына барганына ачу килгән искә төшә. Чынлап, шундый тиз уза иде безнең дәресләр! Алар язып, укып, мисал чишеп калуга гына кайтып калмый иде. Без җырлый, бии, кул эшләре, иҗат белән шөгыльләнә, балчыктан сыннар ясый идек. Әнә шулай, сәнгатькә дә якынайтты безне укытучыбыз. Тәскирә апабыз баянын суза, без аңа кушылып җырлыйбыз. Районда гына түгел, республика күләмендәге конкурсларда да сынатмадык.
Хезмәт сөючән, бик тырыш һәм үҗәт укытучыбыз бездә дә шул сыйфатларны тәрбияләргә тырышты.
Аның тынгысызлыгы, максатчанлыгы безгә дә күчте. Мәктәптә иң матур сыйныф бүлмәсе, мөгаен, безнеке булгандыр! Тәскирә апа анда ата-аналар ярдәме белән уңайлы шартлар тудырды. Гөлләр һәрчак шау чәчәктә утыралар иде. Мәктәп яны бакчасында эшләп, без бакчачы серләренә төшендек, чәчәкләр дөньясы белән таныштык.
Бер очрашуыбызда “Укучыларның яраткан укытучысы булуның сере нәрсәдә?” – дип сорадым. Тәскирә апаның күзләре яшьләнде.
Чынлап та, минем беренче укытучым һәр укучысының күңелендә нинди орлыклар ятканын күреп ала белде. Шулардан берсеннән-берсе матур гөлләр үстерде. Аларга алдагы тормышларында да чәчәк атарга, бераз сулып китсәләр яшәргә, үсәргә көч табарга хәзер дә ярдәм итә Тәскирә апа.
Динара ӘХМӘТОВА–МИҢНЕКӘЕВА.