Россия Хәрби комиссариатларына – 100, Әгерҗе һәм Красный бор хәрби комиссариатына 80 ел тулу уңаеннан район Мәдәният сараенда узган тантана котлауларга һәм бүләкләүләргә бай булды.
Тантанада катнашучылар – хәрби комиссариат хезмәткәрләре һәм ветераннары, хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннары, авыл җирлекләре башлыклары һәм башка кунаклар, кичә барышында комиссариатларның 100 еллык бай тарихын күз уңыннан уздырып, гасырлык елъязмага Әгерҗе һәм Красный бор хәрби комиссариат хезмәткәрләренең нинди өлеш кертүенең шаһитләре булдылар.
Ә иң зур бүләк – РФ Оборона министрының “Хезмәттәге батырлык өчен“ медале комиссариатның хәрби хезмәткә алу бүлекчәсе начальнигы, медицина хезмәте гвардия прапорщигы Разия Конаковага тапшырылды. Гомумән, бәйрәм сәхнәсендә бик күпләрне хөрмәтләделәр бу көнне. Хәрби комиссариатның Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру буенча уздырылган чараларда актив катнашучыларга, хәрби учетны оештыруда югары күрсәткечләргә ирешкән авыл җирлекләре башлыкларына, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә лаеклы өлеш кертүчеләргә һәм башкаларга тапшырылды. “Россия хәрби көчләренә – 100 ел“ юбилей медале белән бүләкләнүчеләр арасында полковник, Норлат районы хәрби комиссариаты җитәкчесе Заһир Абдуллин да бар.
Тантана кунакларына район сәхнә осталары матур чыгышларын бүләк иттеләр.
Ә хәрби комиссариатларның елъязмасы алга таба да язылуын дәвам итсен. Аның битләренә хәрби хезмәтне тыныч тормышта үтәү белән бәйле вакыйгаларны гына теркәргә насыйп булсын.