Фашист концлагерьлары тоткыннарын искә алу көнендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Әгерҗе районындагы бүлеге начальнигы Альмира Зарипова Әгерҗедә яшәүче Валентина Титовага бүләк тапшырды.
Валентина Александровна тумышы белән Ленинград өлкәсеннән. 1941 елда аны, бер айлык кызны, ике яшьлек апасын һәм әнисен Петрозаводскига концлагерьга алып китәләр. 1945 елда аларны совет солдатлары азат итәләр.
Валентина Титова 2006 елдан бирле Әгерҗедә яши.