“Мәдәни салават күпере“ фестиваленең быелгы темасы – “Минем шәһәр – минем бәйрәм“ дип атала. Ул Әгерҗенең 80 еллыгына багышлана.
Әгерҗе районында күптәннән бик матур традиция яшәп килә. Фольклор коллективлар арасында апрель-май айларында “Мәдәни салават күпере“ фестивале уздырыла.
Быел Исәнбай, Красный бор, Кырынды, Иж-Бубый авылларында фестивальнең сайлап алу турларын уздыралар. Соңыннан Әгерҗе талантлары арасыннан иң-иңнәрне сайлап алалар. Май аенда район Мәдәният сараенда иң яхшы коллективлар чыгышларыннан гала-концерт узачак.
“Мәдәни салават күпере“ фестиваленең быелгы темасы – “Минем шәһәр – минем бәйрәм“ дип атала. Ул Әгерҗенең 80 еллыгына багышлана. Анда ел саен бер меңгә якын үзешчән артист катнаша.