Бимада яңа фельдшерлык-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Ул – районда республика программасы буенча төзелгән унынчы ФАП.
Бималыларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников, Республка кан үзәге директоры, якташыбыз Рамил Тураев, Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Олег Сабаев килгән иде.
Бәйрәм кунакларын танылган “Эр ужара” халык һәм “Йонгалт, гармонь йук” гармунчылар ансамбльләре дәртле мари җырлары һәм көйләре белән каршы алды. Хуҗалар мариларның традицион милли ризыгы – коман мелна белән дә сыйладылар.
Әнә шундый җылы каршы алулардан соң сүз кунакларга бирелде.
Эдуард Овчинников “яңа сәламәтлек йорты”н төзергә булышканы өчен республика Хөкүмәтенә, район җитәкчелегенә рәхмәтен җитерде. Бима авыл җирлеге башлыгы Владимир Шамеевка да Рәхмәт хаты тапшырды. Чыннан да, авыл халкы төзелешкә зур өлеш керткән: коммуникацияләр уздырганнар, бинаны торгызырга да булышканнар.
Бима халкының чын күңелдән сөенүен кунаклар да тоймый калмады.
Рамил Тураев чыгышында да шул фикерләр әйтелде.
Казан кунагы ФАП мөдире Людмила Павловага бүләк тапшырды һәм тиздән үзәк исеменнән тагын бер бүләк – ингалятор тапшырачакларын әйтеп сөендерде.
Ришат Нурисламов Бимада күп кенә республика программаларының гамәлдә булуын билгеләп үтте. Әйтик, быел мәктәп территориясендә яңа су башнясы барлыкка киләчәк. Аның суыннан мәктәп һәм кырык хуҗалык файдаланачак. Бик тиздән Нагорная урамына вак таш түшәләчәк.
Яңа ФАП эчендә дә җылы, уңайлы, якты. Җиһазлар да яңа. Биредә халыкны кабул итә дә башлаганнар инде.
Без дә бималылар өчен сөенеп кайттык. ФАПка профилактик максатларда ешрак йөрергә язсын аларга.
Белешмә:
Бима ФАПы карамагында бүген 665 кеше. Шуларның 161е бала һәм 112се – пенсионер.