Күптән түгел бер танышымның “Аерылмагыз“ иң яратмаган җырларымның берсе хәзер. Чөнки якыннарым арасында гына да ничә гаилә таркалды. Әлеге җырны тыңлый башласам, шуларның балалары күз алдына килә дә елый башлыйм“ дигән сүзләре уйланырга этәрде.
Чыннан да, аерылышучылар саны артуы турындагы хәбәрләрне көндәлек тормышта бик еш ишетергә туры килә. Бу хакта ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара ГАЙФУЛЛИНА белән дә сөйләштек.
САННАР НИ СӨЙЛИ
Саннардан күренгәнчә, 1959 елда гаилә коручылар буенча рекорд куелган. Ул елны 748 акт теркәлгән. Ә 1942 елда әлеге сан – нибары 59.
2013 елда 247 гаилә корылган, 147се таркалган,
2014тә 200 гаилә туган, 119 пар аерылышкан, 2015тә 169 гаилә барлыкка килгән, 112 пар аерылышкан, 2016да 117 яңа гаилә туган, аерылышучылар саны – 110. Узган ел әлеге саннар – 167 һәм 109. Аларга карагач, чәчләр үрә тора, – дип дәвам итә Гөлнара Марсельевна.
СӘБӘПЛӘРЕ ТӨРЛЕ
Соңгы вакытларда аерылышу сәбәбенең әти-әнигә барып тоташу очраклары да ешаюын әйтми булмый. Әти-әниләр йә яшьләрнең тормышына тыкшыналар, йә бергә яшәүләренә каршы киләләр. Ата-аналарга бик җитди уйланыр өчен сәбәп бу.
ГАИЛӘНЕ САКЛАУ ӨЧЕН
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабызның үрнәк гаиләләре белән узган очрашуда аерылышу системасын катлауландыру тәкъдиме белән чыккан иде. Чыннан да, элек аерылу турында гариза тапшырылганнан соң уйлау өчен бер ай вакыт бирелгән булса, хәзер бу вакыт өч ай тәшкил итә.
ЗАГС хезмәткәрләре аерылышырга карар кылган парлар арасында аңлату эшләре дә алып баралар.
Хезмәткәрләр шулай ук 8(843)2932468 телефоны аша консультация алырга да киңәш итәләр. Әлеге номерга тәүлек әйләнәсе бушлай шалтыратырга мөмкин.
Гаиләне саклап калу өчен башка чаралар да күрелә. Әйтик, безнең районда озак еллар бергә яшәүче гаиләне тантаналы шартларда тәбрикләү кебек матур традиция бар. Берничә ел рәттән үрнәк гаиләләр Казанга Президент белән очрашуга баралар. 9-11 сыйныф укучылары атнага бер тапкыр гаилә курсларына йөриләр. Авыл җирлекләре арасында уздырылучы Спартакиада кысаларында “Әти-әни, мин – спорт сөюче гаилә“ ярышлары уздырыла. Күптән түгел “Олимп“ спорт комплексында йөзү буенча гаилә эстафетасы, “Нык гаилә“ проекты кысаларында бадминтон ярышлары узды. Болар – гаиләне пропагандалауга юнәлтелгән чараларның аз өлеше генә. Әмма аерылышырга карар кылган гаиләләрне бу гына саклап кала алмый, күрәсең. Бик җитди проблема бу. Бу хакта һәрберебез уйланырга тиеш.
Без дә газетабыз битләрендә “Гаиләләрне ничек саклап калырга?“ дигән темага фикер алышырга чакырабыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз.
Ә язманы Казанның “Гаилә“ мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләре белән тәмамлыйсы килә: “Гаилә ул – дин, аң, милек, тән һәм нәселне саклау гаранты. Аллаһ каршында зур савап алу чыганагы. Шуңа күрә гаилә кыйммәтләрен сакларга тырышырга кирәк“.