Актанышта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына узган милли көрәш бәйгесендә 2002-2004 елгы яшүсмерләрнең 43 командасы катнашты.
Келәмгә чыккан 353 көрәшчене ТР милли көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин һәм Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов сәламләделәр. Республикабыздан җыелган иң көчле көрәшчеләр белән Башкортостан һәм Оренбург төбәгеннән килгән алыпбатырлар да бил алыштылар. Районыбыз данын тренерлар Альфред Сабирҗанов һәм Рәшит Садыйков көрәшчеләре яклады. Әле бер ай элек кенә Казанда узган Россия чемпионатыннан 80 килога кадәр үлчәү авырлыгында абсолют җиңүче булып кайткан Көчек мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Дәниф ГАЛИУЛЛИН бу бәйгедә дә көндәшләренә бил бирмәде. Ул 70 килодан авыррак үлчәүдә катнашкан 27 көрәшче арасында иң көчлесе булып танылды.
Шулай ук быел Татарстан чемпионы булган Үтәгән егете Денис Әминев, Көчектән Динар Хәсәновның да матур көрәш алымнары күрсәтүләрен билгеләп үтте тренер.
Гомумән алганда, әлеге бәйгедә Кукмара, Актаныш, Саба командалары призлы урыннар яуладылар. Әгерҗе командасы – 25нче урында.