Игелекле чарага рәхим итегез, әгерҗелеләр!

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

19 апрельдә сәгать 6да район Мәдәният сараенда хәйрия чарасы уза.

Игелекле чараны оештыручылар – ВТБ банкы хезмәткәрләре. Алар “Бремен музыкантлары“ мультфильмы нигезендә әзерләнгән музыкаль биюле тамаша тәкъдим итәләр.

  • Ә билет сатудан кергән акчаларны инвалидлы, инвалид бала тәрбияләүче, авыр хәлдә калган гаиләләргә бирәбез. Аларны әлеге тамашага чакырырга ниятлибез. Акчалар чарадан соң ук  тапшырылачак, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.   

Ике йөздән артык билетны тимер юл оешмалары  сатып алган инде. Кассада әлегә билетлар бар. Шулай булгач, сез дә игелекле эшкә үз өлешегезне кертә аласыз. Белешмәләр өчен телефон: 22647.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International