Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе хаҗга юллама белән бүләкләнде

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Азнакайда ир-егетләр арасында “Әсләм” Коръән уку бәйгесе узды.

Россиядән һәм Татарстаннан 31 ир-егет Коръәнне яттан сөйләү буенча ярышты. Бәйгечеләр арасында балалар да күп иде.

Беренче урын алучылар олы һәм гомрә хаҗына юлламалар белән бүләкләнделәр. Икенче урынга лаек булчыларга ноутбук, өченчеләргә планшет бирелде. Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Гыйззәтуллин беренче урын алды һәм олы хаҗга юллама белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International