Әгерҗе зиратында өмәләр дәвам итә

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Узган шимбәдә Әгерҗенең иске татар зиратында узган өмәдә күп кенә кардәшләребез, оешма-предприятие вәкилләре катнашты.

Мондый өмәләрне оештыруда без һәрчак район хакимиятенең, оешма-предприятие җитәкчеләренең ярдәмен тоябыз. Айрат Гыйльманов, Илдус Шәймөхәммәтов, Марсель Ситдыйков, Илнур Мифтахиев, Әнвәр Рәхмәтуллин кебек җитәкчеләргә – аерым рәхмәтебез. Алар кышын зиратка илтүче юлларны кардан чистарту өчен техника белән дә даими ярдәм итеп торалар.

Өмәләрдән читтә калмаучы шәһәр халкына да зур рәхмәт. Үз игелекләре үзләренә савап булып кайтсын.

Бу атнада да татар зиратында шимбә көнне өмә узачак. Мөмкинлеге булган кардәшләребезнең иртәнге сәгатьләрдә үк эш кораллары белән килүләрен үтенәбез.

Илдус ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ,

татар зираты каравылчысы.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International