Тимер юл хастаханәсе ябылмый

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Локомотив депосының Кызыл почмагында лаеклы ялдагы тимерьюлчыларның җыелышы узды. Анда күтәрелгән төп тема медицина хезмәте күрсәтүгә кагылышлы булды.

Күп кенә пенсионерларны сәламәтлек саклауга кагылышлы сораулар борчый. Шуңа күрә җыелышка тимер юл узелы һәм район үзәк хастаханәләре вәкилләре, халыкны социаль яклау бүлекчәсе белгечләре чакырылган иде.

Тимер юл узелы хастаханәсенең Ижаудагы бүлекчәсе җитәкчесе Ольга Орлова сорауларга бик төгәл җавап бирде. Ә сораулар түбәндәгечә иде.

  • Ни өчен тешне дәвалау түләүле?
  • ОМС программасы буенча без тешләрне бушлай дәвалыйбыз. Моның өчен билгеләнгән материаллар, җиһаз бар. Әгәр югарырак сыйфаттагы хезмәт күрсәтүләрен телисез икән, бу очракта түләргә туры килә. Пенсионерларга теш куйдырту өчен акчаны үз предприятиеләре күчерә (акча күләме төрлечә). Сез мөрәҗәгать иткәннән соң ветераннар советына документлар әзерләнә һәм без шуннан соң чиратка куябыз.
  • Хастаханәгә урынны икешәр атна көтәргә туры килә...
  •  Әлеге мәсьәлә һәркем белән аерым хәл ителә. Бер нечкәлек: кан басымы тәүлек әйләнәсе стационарга дәвалануга салу өчен нигез булып тормый. Мондый стационарга без инфаркт, инсульт, үпкә шешенүе булганда салабыз. Сүз уңаеннан: бүгенге көндә җәй көне планлы рәвештә хастаханәгә салу буенча чират формалаштырыла. Тимер юл узелы поликлиникасына барып языла аласыз.
  • Ни өчен көндезге стационарда булу вакытын кыскарттылар?
  • Безнең өчен билгеле нормативлар бар. Барлык күрсәтмәләр “Россия тимер юллары“ үзәк сәламәтлек саклау дирекциясеннән килә. Бу яклап без үз тәртипләребезне урнаштыра алмыйбыз.

Җыелышта катнашучыларны башка сораулар да борчый. Әйтик, хирургның булмавы, стационардагы туклану, түләүле процедуралар, “Холтер“ аппараты кую, гормоннарга анализлар тапшыру, МРТ узу...

Сәгать ярым дәвамында Ольга Орлова белән ачыктан-ачык сөйләшү алып барылды. Ахырда пенсионерлар хастаханәнең ябылу-ябылмавына кагылышлы сорауларын җиткерделәр.

  • Без койкалар санын 30дан 20гә кадәр кыскартырга уйлыйбыз. Хастаханәне ябу турында сүз алып барылганы юк, – дип җавап бирде Ольга Орлова.

Аннан сүз социаль яклау идарәсе начальнигы Альмира Зариповага бирелде. Ул федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге ташламалар турында сөйләде. Красный бордагы тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итү өчен нинди документлар кирәк булуын аңлатты. Пенсионерлар һәм инвалидлар өчен “Өмет“ халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан оештырылган “Оптимист“, “Позитив“ кебек клубларга йөрергә чакырды.

Район үзәк хастаханәсенә кагылышлы сораулар да күп иде. Әмма җыелышта аннан вәкил катнашмады. Ольга Орлова, хастаханә җитәкчелеге белән очрашып, сорауларны хәл итәргә вәгъдә бирде.

Соңыннан тимер юл ветераннары советы рәисе Любовь Максимова эшләнгәннәр турында исәп-хисап ясады. Юбиляр пенсионерларга бүләкләр  тапшырылды.

Екатерина САМСОНОВА.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International