Мордывыйда яшәүче Сәкинә апа ИСХАКОВАга шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Ул – Кодаштан 100 яшьлек Рәхимә әбинең бертуган сеңлесе.
Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлагач, юллама буенча Наҗар китапханәсенә эшкә җибәрелә яшь кыз. Ә 1958 елдан аның тормыш һәм хезмәт юлы Мордывый белән бәйле. Нәкъ шул елны әлеге авыл егете Хәнәфигә кияүгә чыга ул. Тату гаиләдә ике кыз, бер уллары дөньяга килә.
Әйе, соңгы елларда сәламәтлеге бик нык какшаган Сәкинә апаның. Күзләре дә күрми. Аның белән бергә яшәүче ветеринар кызы Динәнең хөрмәтләп тәрбияләве, Менделеевта гомере буе мөгаллимлек итүче Айсинәсенең, оныкларының хәл белергә еш кайтып йөрүләре аңа яшәү көче өсти торгандыр. Гомер бәйрәме көнне дә кадерле кешеләрен тәбрикләр өчен җыелышып кайтканнар, әниләре хөрмәтенә мул табын корганнар иде алар. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров та, җитәкчеләр һәм җирлек исеменнән юбилярга иң җылы теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар.
Онытабызмы соң?! Сезнең кебек гомерләре тырыш хезмәттә үткән ветераннарны онытырга хакыбыз юк. Сез – исән чакта ук үзегезгә һәйкәл салган хөрмәтле буын вәкилләре бит.