Боз сараенда “Мир-Строй“ төзелеш ширкәте Кубогы өчен барган ярышларда Әгерҗенең “Спутник“, Менделеев, Ижау һәм Удмуртиянең Каменное Завьялово бистәсеннән килгән яшь хоккейчылар очрашты.
Турнирны ачу тантанасында бәйгенең төп иганәчесе – “Мир-Строй“ ширкәте директоры Али Ибраһимов, райондагы хоккей федерациясе президенты Илдус Шәймөхәммәтов, спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов спортчыларның матур уен күрсәтүләрен теләделәр.
Чынлап та, уен кызганнан-кызды. Күптән түгел Әгерҗедә “Водоканал“ ширкәте Кубогын алган Ижауның “Скольжение“ командасы бу юлы да бер-бер артлы көндәшләрен җиңеп барды. Нәтиҗәдә, беренчелекне дә әлеге команда уенчылары яулады. Кызганычка каршы, әгерҗелеләр, турнир таблицасына Каменное һәм Менделеев командаларыннан соң, дүртенче булып урнаштылар. Призлы урынга эләкмәсәләр дә, безнең яшь спортчылар да төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр. Егор Девятов – “Иң яхшы уенчы“, Даниил Грошев “Иң нәтиҗәле гол“ номинациясендә җиңделәр.
Ә призлы урыннар алган командаларга медальләр, Дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Али Ибраһимов Ижау командасын Кубок белән бүләкләде.
Бу көнне “Спутник“ командасы уенчыларына ГТО (“Хезмәткә һәм оборонага әзер“) билгеләре дә тапшырылды. Макар Сизов, Илдан Миңнеголов, Егор Девятов – алтын, Владислав Артемьев, Эмир Ильязов, Айсаф Шәрипов көмеш билгеләргә ия булдылар.
Ххх
Әгерҗедә Боз сарае ачылуга ун ел тулу уңаеннан биредә шәфкать туташы булып эшләүче Рәзилә Хәмидуллина Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Мария НУРУЛЛИНА.