Әгерҗелеләр “Георгий тасмасы“ акциясенә кушылдылар

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Әгерҗе яшьләре Россия күләмендә уздырылучы “Георгий тасмасы“ акциясенә кушылдылар.

“Ирекле әгерҗеле“, “Җиңү волонтерлары“ берләшмәләре әгъзалары, 2нче мәктәп кадетлары шәһәр үзәгендә әгерҗелеләргә Җиңү бәйрәме символы булган тасмалар тараттылар, аның әһәмияте турында белешмәлекләр өләштеләр.

9 Май алдыннан әлеге акция Әгерҗедә тагын бер тапкыр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International