Әгерҗедә “Тукай – безнең йөрәкләрдә“ исемле әдәби чара узды

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулган көнне Әгерҗедә район күләмендә “Тукай – безнең йөрәкләрдә“ исемле әдәби чара уздырылды.

Район мәгариф идарәсе һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре оештырган бу чарада балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары катнашты. Тукай иҗатын яратучы 7-8 сыйныф укучылары, командаларга берләшеп, викторина сорауларына җавап бирделәр. Әлеге бәйгедә 2нче мәктәпнең “Без – Тукай оныклары“ командасы, иң күп очко җыеп, җиңүче булды.

“Иң оста шигырь сөйләүче“ бәйгесендә катнашучылар Тукай шигырьләрен туган телләрендә сөйләделәр. Бәйгедә “Бала белән Күбәләк“, “Карлыгач“, “Кызыклы шәкерт“ кебек шигырьләрне балалар бакчасына йөрүчеләр дә бик сәнгатьле сөйләп шаккаттырды. Шунысы да куанычлы, балалар милли киемнәрдән һәм Тукай сүзләренә язылган җырлар фонында чыгыш ясадылар.

Җиңүчеләрга Мактау грамоталары һәм районыбыз каләм осталарының култамгалы китаплары бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International