Быел язын авыл хезмәтчәннәре алдында 13,2 мең гектар мәйданда бөртеклеләр чәчү бурычы тора. Аны вакытында башкару күп кенә шартларга бәйле.
Болар – орлык, ягулык-майлау материалларының җитәрлек күләмдә булуы, техника һәм агрегатларның төзеклеге, хезмәтне оештыру һәм башкалар. Яхшы уңыш алу өчен тагын бер мөһим шарт – җирне тиешле итеп ашлау.
Быел әлеге шартларның үтәлеше ни дәрәҗәдә соң? Бу хакта оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы начальнигы Дилүс ГАТАУЛЛИН чыгыш ясады.
ЧӘЧҮЛЕК ОРЛЫК. Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 3,628 мең тонна чәчүлек орлык кирәк. Бүген 4,327 мең тонна орлык бар, тәэмин ителеш – 119 процент. Хәзерге вакытта орлыклар “Россельхозүзәк” учреждениесе тарафыннан тикшерелә. “Агрофирма–Әгерҗе” ширкәте, фермерлар Илшат Сәхипов, Рамил Исмәгыйлев, Марат Мөхәммәдиев, Илдар Шәехов та чәчүлек орлыкларын яңарталар.
Элиталы орлык алу өчен бәянең 50 проценты күләмендә субсидия каралган: шуның 20 проценты – республика бюджетыннан, 30 проценты федераль бюджеттан бирелә.
ЯГУЛЫК-МАЙЛАУ МАТЕРИАЛЛАРЫ. Язгы кыр эшләре чорына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 1100 тонна ташламалы дизель ягулыгы бирелә. Бу – бер гектарга 20 кило дигән сүз. Үсемлекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга ягулык-майлау материаллары килограммы 41,20 сумнан бүленә. Бер литры 35 сумга төшә.
АШЛАМА. Әлегә ашлама белән тәэмин ителеш мактанырлык түгел: бер гектарга нибары 12,4 кило тәэсирле матдә исәбеннән туры килә. Безнең уңдырышсыз туфрак өчен бу бик аз. Хәзерге вакытта “Ак Барс” холдингы тарафыннан минераль ашлама бүленеп бирелә һәм ул турыдан-туры кырларга кертелә. Шул рәвешле, кышкы уҗымнарны тукландыру эше 2,5 мең гектарда башкарылды (барлыгы – 9,7 мең гектар).
ТЕХНИКАНЫҢ ӘЗЕРЛЕГЕ. 11 апрельдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан төзелгән махсус комиссия техниканың һәм агрегатларның әзерлеген тикшерде. Бүгенге көнгә әзерлек йөз процент дип булмый. Запас частьлар, резина кайтартылды, һәр техниканың беркетелгән “хуҗасы” бар. Төп бурычларның берсе – техниканы ремонтлауны якын көннәрдә тәмамлау. Күпчелек техника тузган булу сәбәпле, ватылулар эш барышында да булачак. Шуңа механизаторлар моңа әзер булырга тиеш.
ХЕЗМӘТНЕ ОЕШТЫРУ. Хезмәтне дөрес итеп оештыру турыдан-туры авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә бәйле. Язгы кыр эшләренә чыгар алдыннан урындагы җитәкчеләрнең механизаторлар белән җыелышлар уздырып, эш нормасы, хезмәткә түләү, премия бирү шартлары белән таныштырыруларын сорыйбыз.
Узган елгы тәҗрибә буенча без шулай ук бюджет оешмалары, фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар ярдәменә дә өметләнәбез.
Ххх
Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен тагын бер мөһим шартның уңай булуы кирәк. Анысы – табигать шартлары. Монысы безгә бәйле түгел. Әмма үзебезгә бәйлеләрен үтәмәгән очракта күпне югалтачакбыз. “Язгы кыр эшләрендә бер генә көн соңарсаң да дүрт көн югалтасың” дип юкка гына әйтмәгән бит борынгылар.
Дания АБЗАЛИЕВА.