Әгерҗелеләрне Бөек Ватан сугышына багышланган бәйгедә катнашырга чакыралар

2018 елның 28 апреле, шимбә

Бәйге Бөек Ватан сугышында совет солдатларының, локаль низагларда Россия хәрбиләренең батырлыгы турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү өчен оештырыла.

Татарстанлыларны Бөек Ватан сугышына багышланган Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, РФ Оборона министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән һәм Мәдәният министрлыклары, Россия дәүләт китапханәсе һәм “Не секретно” нәшрият йорты “Бөек Җиңү геройлары” дигән Бөтенроссия әдәби конкурсында катнашырга чакыра.

Бәйге Бөек Ватан сугышы елларында совет солдатларының һәм локаль низагларда Россия хәрбиләренең батырлыгы турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү максатында үткәрелә.

Финалда җиңү өчен хикәя, очерк, шигырь авторлары гына түгел, рәссамнар, шулай ук фотографлар да көрәшә ала. Бәйгедә катнашырга теләүчеләрнең яшьләре чикләнмәгән. Гаризалар бары электрон рәвештә генә gvp2017@mail.ru адресына кабул ителә.

Конкурска нәтиҗәләр бу елның 1 сентябрендә ясалачак.

Тулырак мәгълүматны героивеликойпобеды.рф сайтында табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International