2017 елга керемнәр буенча Декларация тапшыру кампаниясе 3 майда тәмамлана.
2017 ел өчен 3-НДФЛ формасындагы декларцияне кемнәр тапшырырга тиеш соң?
Бу хакта тулырак мәгълүматны РФ Салым Кодексның 228нче маддәсеннән, шулай ук Россия федераль салым хезмәтенең www.nalog.ru рәсми сайтының “Керемнәр“ бүлегеннән табарга була.
Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен Россия Федераль салым хезмәтенең 9нчы санлы районара бүлекчәсе дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8-17, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8-19, җомга көнне 8-16.15 сәгатьләрдә төшке аш вакытына тәнәфессез эшли. Һәр айның икенче һәм дүртенче шимбәсендә 8-13 сәгатьләрдә дә – эш көннәре.
Физик затларның кеременә салым буенча телдән консультацияне 88002222222 номеры буенча Бердәм контакт үзәге телефоныннан алырга була.