Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән

2018 елның 1 мае, сишәмбе

Хөрмәтле әгерҗелеләр, районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән халкыбызның бердәмлеген, татулыгын чагылдыручы Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз!

 

1 Май безгә язгы табигатьнең уяну чоры булурак та кадерле. Язгы бәйрәм туган төбәген яратучыларны үз хезмәте белән аны тагын да матуррак, ямьлерәк итәргә омтылучыларны берләштерә.

Нәкъ менә май аенда игенчеләребез чәчүгә чыга. Алар мул уңышка өметләнеп, җир куенына алтын бөртекләрне сала. Төзүчеләр һәм башка һөнәр ияләре дә яңа сезон башлый. Хезмәт, Тынычлык символына әверелгән бу көн яңа хезмәт уңышларына рухландырсын.

Яз бәйрәме, табигатьнең яшәрүе барыбызга да яңа көчләр, идеяләр алып килсен. Хезмәтебез бары тик шатлану һәм канәгатьлек хисе генә китерсен. Һәр йортта тынычлык, бәхет, иминлек тантана итсен.Һәрберебезгә күңел көрлеге, сәламәтлек, муллык, иминлек телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International