Авылдашым сынауларны җиңеп алга бара

2018 елның 4 мае, җомга

Туган авылым Тирсәдән чыгып киткәнгә дә 40 ел узган инде. Әти-әни булмагач, хәзер авылга кайтулар күбрәк газиз кешеләремнең каберен зиярәт кылу белән чикләнә. Ә төннәрен йоклый алмаган чакларда авылымның бер башыннан икенче очына кадәр һәр йортка “кереп“, авылдашларны барлап чыгам. Кемнәр исән, кемнәр юк инде...

ХӘТЕР ЙӨРИ БАЛАЧАКНЫ ЭЗЛӘП
Менә үзебезнең йорт тирәсе. Өлкән буын күршеләр күптән мәрхүмнәр. Яшьли гомерләре өзелгән күршеләрем Наил, Рәмзил, Сәгыйрь, Фәрит, Хәмзә, Әнис абыйлар, Ләүфир искә төшә дә күңел сулкылдый. Менә балачак ахирәтләрем Айсылу белән Алия дә алтмышларына килеп җиттеләр. Ә бу нигездә Рәшит абый белән Люция апа Нәбиуллиннар гаиләсендә үскән өч малайның өлкәне Револь дә яшьти кызлары артыннан куып килә икән. Шушы күрше малайлары белән, нәкъ җырдагыча, “тәгәрәткән бәрәңгедәй тәгәрәп үстек бит без дә“. Бүгенге замана балалары кебек компьютерга, телефонга багып түгел, урамда уйнап, дәрестән соң фермаларда – әнкәйләргә, тимур отрядларында ялгыз әбиләргә булышып үстек. 
Револьгә гаиләдә кыз бала булмагач, энеләре Расим белән Рафисны карарга да, йорттагы хатын-кыз эшләрен башкарырга да туры килә иде. Зур чиләкләр асып көянтә белән елгадан су ташулары, без уйнарга чакырып кергәндә аның идән, савыт-саба юуы, бакчада казынуы, су буенда бәбкә саклавы, әнисе белән бәкегә кер чайкарга төшүе дә – күз алдымда. Револьгә ун яшьләр тирәсе булганда бу күршеләремә зур бәла килгәне дә хәтердә. Почта бүлекчәсендә монтер булып эшләүче әтиләре черек багана башыннан егылып төшеп бер аяксыз калды...  Тормыш йөге чандыр гына гәүдәле Люция апа белән Револь җилкәсенә өелде.
–    Абый безнең өчен әти кебек, аның сүзе закон иде. Йорттагы бөтен эшкә аннан өйрәнеп үстек.  Өч малайлы гаиләдә төрлесе булгандыр. Әмма без өч брат бик дус булдык һәм хәзер дә шулай. Арабызда иң сабыры –  Револь абый. Аның түземлелеген, бик ачуы килгәндә дә дәшми кала алуын гел әнкәйгә охшатам, – дип сөйли төпчекләре Рафис, хәзер инде авылыбызның мөхтәрәм мулласы.

САГЫНДЫРА ЕГЕТ ЧАКЛАРЫ
...Ни кызганыч, өч малайның әти-әниләре кыска гомерле булдылар шул. Рәшит абый – 54, Люция апа 52 яшендә улларын ятим калдырып мәңгелеккә китеп бардылар. “Сельхозтехника“да шофер булып эшләүче Револьнең җәмәгате Мәүлидә белән зур тырышлык куеп буш урында хан сарае кебек йорт торгызганын күрсәләр ничек сөенерләр иде алар. 
–    Ир-егетнең өч бурычын да тулысынча үтәде абыебыз. Йорт-җире балкып тора. Ике улы  үсеп җитте. Олы улы Рамисны да өйле иттеләр. Мәктәптә укыганда, аннан үз бакчасында утырткан агачлары да шаулап үсә. Исән-имин генә була күрсеннәр, – дип тели Рафис хәзрәт.
...Их, нигә бу тормыш кайчагында адәм баласын сындырыплар сыный икән?! Менә шулай тормышлары матур гына үз көенә барганда, оныкларга сөенеп, төпчекләре Ринасны башлы-күзле итәр чаклары җиткәч кенә гаилә башлыгын авыру аяктан екты. Мәүлидәнең ирен аякка бастыру өчен ничек җан атып йөрүе – барыбызның да күз алдында. Шөкер, Револь бүген сынауларны ерып алга бара. 60 яшьлек юбилеен якыннары янәшәсендә үз аякларында йөреп каршылый ул. Синең өчен өзелеп торучы гаиләң, энекәшләрең булу – нинди зур бәхет. Күрше малайларын Ходай шушы бәхеттән аермасын, берүк.
Рәмзия ЗАРИПОВА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International