Райондашлар татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр җыенында катнаштылар

2018 елның 4 мае, җомга

Казанда II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены узды. Анда райондашларыбыз да катнашты.

Райондашларыбыз дигәнебез – Мордывыйдан Эльза Сибгатова, Кодаштан Гөлнар Сәләхиева, Тирсәдән Ләйсирә Нәфыйкова.

ТАШКА ЯЗЫЛГАН ҖУЕЛМЫЙ

Эльза ханымның мондый җыенда икенче тапкыр катнашуы инде.

  • Беренче җыен 2016 елда узды. Анысында, нигездә, “татар тарихын өйрәнү, аны туплау өчен нишләргә?“ дигән соруга җавап эзләнде. Ә бу юлы әлеге юнәлештә эшләнгәннәр барланды. Әлеге очрашудан соң ике ел гына вакыт узса да, татар тарихын өйрәнүдә бик нык алга киткән төбәкләр бар, – ди Эльза ханым.

Быелгы җыен өч көн дәвам итте һәм аның эшендә ТРның барлык районнарыннан, Россиянең 35 төбәгеннән 380нән артык вәкил катнашты. Җыен кысаларында татар тарихын өйрәнүчеләр өчен түгәрәк өстәлләр, семинарлар, утырышлар уздырылды, экскурсияләр, мәдәни чаралар оештырылды.

  • Җыен барышында күтәрелгән мәсьәләләр, чыгышлар мине тарихны өйрәнү проблемасына тагын да  җитдирәк, киңрәк карарга этәрде, – ди Эльза ханым.

Ул бүген туган авылы Биектау тарихын язу белән мәшгуль.

  • Минемчә, һәр авылның тарихы язылырга тиеш. Бигрәк тә кечкенә авылларныкы. Килер вакыт, алар җир йөзендә калмас. Ләкин ташка язылган җуелмый бит. Шуңа күрә безнең бурыч – авылларыбыз тарихын барлау һәм туплау. Бу яклап безгә галим якташыбыз Раиф Мәрдановның эшчәнлеге үрнәк. Аның туган авылы Тәбәрле, Әгерҗе районы авыллары турындагы китаплары – туган төбәгебез өчен бай хәзинә. Безнең районда да тарих белән кызыксынучылар бар бит. Ромель Мәннапов, Илдус Шәйхетдинов, Дилүсә Фәйзуллина, Роза Ямалиева кебекләрне күз уңында тотып әйтүем.  Һичьюгы, һәр җирлектә йә авылда туган як музее булдырырга кирәк. Туган төбәккә хөрмәт шуннан башлана, – дип дәвам итә.

Нәкъ менә Эльза ханымның тәкъдиме белән  киләчәктә Бубилар укуларында да туган авыллар тарихына кагылышлы секция барлыкка киләчәк. Бу укучыларның авыллар тарихын өйрәнүгә кызыксынуын арттырмый калмас.

  • Тагын бер тәкъдимем бар. Анысы җир йөзеннән югалган авыллар һәм зиратларга кагылышлы. Аларда билгеләр булырга тиеш. Әлеге билгеләргә карап булса да без җир йөзеннән юкка чыккан объектлар турында белергә тиеш, – ди Эльза ханым.

Сүз уңаеннан: безнең район территориясендә 30дан артык мәдәни мирас объекты сакланган. Күпчелегенә махсус билгеләр куелган һәм алар аеруча саклана торган объектлар исемлегенә кертелгән.  

ЯҢА ЭШЛӘРГӘ ДӘРТЛӘНДЕРДЕ

  • Мин дә әлеге җыенда үзем өчен бик күп яңалык белдем, – ди Гөлнар ханым Сәләхиева.

Аның җитәкчелегендә Кодаш авылында бер төркем активистлар авыл музеен булдыру белән мәшгуль бүген.

  • Моңа кадәр без музейга экспонатлар таплау белән шөгыльләндек, матбугат чараларында басылган материалларны  барладык. Ә бу җыенда мин архивлар белән эшләү буенча бик күп мәгълүмат алдым. Яшерен-батырын түгел, моңа кадәр бу эш катлаулы иде. Киләчәктә архивлар белән эшләүне гадиләштерергә, һәр кеше файдалана алырдай махсус сайтлар булдырырга планлаштыралар. Шулай булгач, безгә дә эш бераз җиңеләер, – ди Гөлнар ханым. – Әлеге җыенда без Тарих, Тел һәм әдәбият институтлары, Татарстан фәннәр академиясе сайтларында тарихка багышланган күп кенә мәгълүматлар урын алуын да белдек. Төбәкчеләрнең “Туган җир“ дип аталган журналы белән таныштык. Анда безнең өчен бик күп файдалы мәгълүмат урын алган. Тарихны өйрәнү белән инде күп еллар шөгыльләнүче галимнәр белән очрашу, аларның хезмәтләре белән танышу – болар барысы да безне яңа эшләргә дәртләндерде, – ди Гөлнар ханым.    

БЕЗ – ДӨРЕС ЮЛДА

Әнә шулай ди туган авылы Тирсәдә музей булдыру хыялы белән янучы Ләйсирә ханым Нәфыйкова.

  • Әлеге җыенда мине ир-атларның күплеге гаҗәпләндерде. Димәк, тарих язу эше белән дә көчле затлар күбрәк шөгыльләнә икән. Безнең районда эшләп киткән Сәлмән Гыйльмиевны Теләче районыннан килгән делегация составында күреп шаккаттык. Ул да туган ягы тарихын китап итеп язган. Аның белән аралашу, башка тарихчыларның киңәшләре бик тә файдалы булды. Музей булдыру эшендә мин дә авылдашларымның, мәктәп коллективының ярдәменә бик өметләнәм. Шуңа күрә беренче эш итеп мәктәп коллективы белән очрашу уздырырга булдык, – ди Ләйсирә ханым.

Әлеге җыеннан менә шундый матур фикерләр белән кайткан райондашларыбыз. 

  • Кайту юлында ук безнең районда да төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең бүлеген оештырырга кирәк дигән фикергә килдек. Төбәкчеләр эшчәнлегенә ярдәм итү өчен фонд төзү дә начар булмас иде, – диләр алар.

Җыенда да төбәкчеләрнең рәсми сайтын, “Яңа гасыр“ каналында махсус тапшыру булдыру турында да сүз алып барылды. Татар авыллары тарихын өйрәнүгә хөкүмәт дәрәҗәсендә игътибар арта икән, бәлки, бездә дә бу юнәлештә эш активлашыр дип өметләник.           

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International