Кадыбаш китапханәсенә район китапханәчеләре җыелды

2018 елның 4 мае, җомга

Кадыбаш авыл китапханәсендә район үзәкләштерелгән китапханәләр системасының “Балалар һәм яшүсмерләрдә милли мәдәниятләрне үстерү, саклау һәм толлерантлык тәрбияләүдә  китапханәләрнең роле” дигән темага семинар-киңәшмәсе узды.  

Кадыбаш китапханәсе мөдире Фәридә Каюмова җитәкчелегендә авылның “Ак калфак“ оешмасы әгъзалары “Кич утыру” күренешен  сәхнәләштерделәр, борынгы йолаларыбызны искә төшерделәр.

Киңәшмәнең икенче өлешендә эшлекле сөйләшү алып барылды. Китапханәчеләр үзара фикер алыштылар. Алдынгы китапханә хезмәткәрләрен беренче квартал нәтиҗәләре буенча билгеләп үттеләр. Китапханәләр системасы директоры Гөлнара Тимербаева алда торган планнарны һәм бурычларны уңышлы башкарырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International