Әгерҗенең 4нче мәктәбендә “Тукай – безнең йөрәкләрдә“ исемле әдәби чара узды

2018 елның 4 мае, җомга

26 апрельдә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә 4нче мәктәптә укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен “Тукай – безнең йөрәкләрдә“ исемле әдәби чара узды.

Аны район мәгариф идарәсе һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре оештырды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, командалар викторинада сыналдылар. Җиңүчеләрне Дипломнар һәм район язучыларының китаплары белән бүләкләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International