Соңгы вакытта Әгерҗедә һәм авылларда ниндидер билгесез кешеләрнең үзләрен газ хезмәте белгечләре дип таныштырып, халыкка датчик куярга тәкъдим итү очраклары турында хәбәрләр бар. “Сак булыгыз!” – дип кисәтә район газ- эксплуатация хезмәте начальнигы Рамил ГЫЙМАЗОВ.
Һәрвакыттагыча, зыян күрүчеләрнең күпчелеге – өлкән яшьтәге кешеләр.
– Билгесез кешеләр үзләрен “Профгазбезопасность” компаниясе белгечләре дип таныштыралар, күрәсең. Гади генә итеп әйткәндә, газ хезмәте белгечләре итеп күрсәтәләр. Аннан әлеге йортта газ исе чыгу сәбәпле, куркынычсызлык системасының эшләп китүе, шуңа күрә һәр фатирда газ приборларын тикшерү алып барылуы турында сөйлиләр. Ә ахырда фатирга газ исен контрольдә тотучы система, ягъни махсус датчик урнаштырырга тәкъдим итәләр. Аны куймаган очракта газыгызны өзәчәкләр дип тә куркыталар икән, – ди Рамил Вәгыйзович.
Билгесез кешеләр шунда ук махсус программа буенча әлеге сигнализаторны ташламалы бәядән алырга мөмкин булуын да әйтәләр. Ташламалы бәя дигәннәре – 6 мең сум тирәсе. Ә чынлыкта, кибетләрдә әлеге датчикларның бәясе моңа караганда берничә тапкырга арзан, нибары бер мең сум тирәсе тора.
Мондый сигнализаторларны Әгерҗедә Энгельс, Октябрьская, Ометов һәм тагын берничә урамдагы күпкатлы йортларда күрергә мөмкин.
– Мин Ометов урамындагы яңа йортларның берсендә яшим. Анда күченгәндә үк фатирда сигнализатор бар иде. Өйдә бераз гына газ исе булса да ул тавыш бирә башлый, – ди Энҗе Зарипова.
– Датчикларны подрядчы оешма йорт төзегәндә үк куя. Гомумән, мондый приборлар фатирларга газ белән тәэмин итү проектын тормышка ашыру этабында урнаштырыла. Әгәр фатирда һәм шәхси йортта газ приборлары индерәсми рәвештә файдаланыла икән, сигнализатор кую мәҗбүри түгел. Шулай да аларны йорт йә фатир хуҗасының теләге булган очракта монтажларга була, – ди Рамил Вәгыйзович. – Ә бу очракка карата шуны әйтәсе килә: безнең газ хезмәте белгечләре өйдән-өйгә кереп датчиклар куярга да, аларны сатып алырга да өндәп йөрмиләр. Алар бервакытта да кулга акча алмыйлар. Газ хезмәте өчен түләү квитанция аша гына башкарыла. Гомумән, район газ-эксплуатация хезмәте белгечләренең «Профгазбезопасность» компаниясе белән бернинди уртаклыгы юк.
Тагын бер кат искәртәбез: район газ- эксплуатация хезмәте белгечләре махсус киемдә йөриләр. Һәр хезмәткәрнең таныклыгы бар. Әлеге таныклыкта аларның хезмәт урыннары ачык күрсәтелгән. Әгәр сездә нинди дә булса шик туган икән, фатирыгызга йә йортыгызга килүченең чыннан да безнең район газ хезмәте белгечеме-юкмы икәнлеген белү өчен 21004, 04 телефоннарына йә кәрәзле телефоннан 104 номерына шалтыратып сорый аласыз.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Без дә газетабыз битләрендә кырыгалдарлар турында язмаларны даими урнаштырып торабыз. Монысы да – чираттагы алдау гына. Игътибарлы булыгыз!
Белешмә:
Газ хезмәте белгечләренең кайсы очракларда өйгә йә фатирга килүләре ихтимал?
• График буенча йорт эчендәге газ җиһазына техник хезмәт күрсәткәндә;
• заявка буенча газ приборларын алыштырганда йә аларга ремонт уздырганда;
• контролерлар газ приборлары күрсәткечләрен тикшергәндә;
Дания АБЗАЛИЕВА.