4 май көнне районда “Балаларга сугыш турында укыйбыз“ акциясе узды.
Өченче ел рәттән Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан мәктәпләрдә “Балаларга сугыш турында укыйбыз“ акциясе уза.
Ике ел ул шәһәр мәктәпләрендә генә уздырылган иде. Быел әлеге акциягә авыл мәктәпләре дә кушылды. Бүген җитәкчеләр укучыларга сугыш турында китаплардан өзекләр тәкъдим иттеләр.