Югалган балыкчыны эзләү дәвам итә

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

2 майда 55 яшьлек әгерҗеле Иж елгасына балыкка дип чыгып китә.

Аның югалуы хакындагы хәбәр Әгерҗе янгын сүндерү-коткару бүлекчәсенә 5 майда килеп ирешә.

Яр буенда аның шәхси әйберләре, куелып бетмәгән ятьмәсе, агачка бәйләнгән һәм капланган көймәсе табыла. Балыкчыны эзләү дәвам итә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International