Әгерҗе районында дүртенче тапкыр Бөек Җиңүгә багышланган велойөреш уздырылды.
Быел анда катнашучылар саны 300дән артык. Бу, алдагы еллар белән чагыштырганда, бермә-бер күбрәк. Велойөрештә район мөгаллимнәре, укучылар, яшьләр һәм башкалар катнашты. Старт сәгать 10да Наҗар авылында бирелде. Велосипедчылар юл уңаендагы авылларда тукталышлар ясап, Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар. Соңгы тукталыш – Әгерҗенең Җиңү мәйданында.