“Алыштыргысыз кешеләр булмый, диләр. Әмма Илдар абыйны һич кенә дә лаеклы ялга җибәрәсебез килми“, – диләр Әгерҗе янгын сүндерү-коткару гарнизонының өлкән шоферы Илдар ИСХАКОВ турында хезмәттәшләре.
Аның хезмәт юлының беренче өлеше райпо белән бәйле. Анда да ул шофер булып эшли. Ә унбиш ел элек янгын сүндерү бүлегенә килә. Биредә эше күпкә тынгысызрак булса да, үкенми.
Өлкән шоферның вазифалары күп. Болар – машиналарга техник хезмәт күрсәтү, аларны ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү, техник документация алып бару, көндәлек отчетлар... Машиналар кебек үк ул үзе дә һәрчак хәрби әзерлектә тора. Янгын сүндерүгә шофер буларак чыгарга кирәк булганда да ул – һәрвакыт әзер.
Кайчак гадәти булмаган хәлләр дә килеп чыга. Әйтик, торфлыклар янганда да аңа постта булырга туры килә. Пугачеводагы шартлаулар вакытында да күп кенә хезмәттәшләре кебек өчәр тәүлек өйгә кайта алмый.
Намуслы хезмәте күп тапкыр район җитәкчелегең, янгын сүндерү бүлегенең Мактау грамоталары белән бәяләнгән. Аңа “Маршал Чуйков“ медале дә тапшырылган. Илдар Исхаков – үз эшенә бик җаваплы каручы хезмәткәр. Шуңа күрә хезмәттәшләренең аны пенсиягә дә җибәрәселәре килми.
Менә шулай, яраткан эшеңнән тиз генә аерылып булмый ул.
Екатерина САМСОНОВА.