Район Мәдәният сарае иҗат коллективларының отчет концертында алкышлар мулдан булды

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Район Мәдәният сарае иҗат коллективларының отчет концертында бию һәм вокал түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар чыгыш ясады.

Шулай ук “Мечта“ халык театр студиясенә йөрүчеләр, “Россиянка“ рус җырлары ансамбле, гармунчыларның “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле, ветераннарның “Мирас“ ансамбле һәм Ләбиб Айтуганов исемендәге мәдәният йортыннан “Топатушки“ бию ансамбле чыгышлары тәкъдим ителде.

Түгәрәк җитәкчеләре Әгерҗе үзәкләштерелгән клублар системасының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Аларга ата-аналарның да, балаларның да рәхмәт сүзләре һәм алкышлар бик мулдан булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International