75 яшьтә булсам да, күңел һаман картаймый әле. Моның матур сәбәбе дә бар. Без Заводская урамындагы Мәдәният йортына йөрибез, рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачабыз, яшьтиләр белән аралашабыз.
Дилә Шәйхетдинова җитәкчелегендәге һәр хезмәткәр турында бары җылы сүзләр генә әйтергә була. Бирегә килгән һәркемне якты йөз белән каршы алалар, ягымлы итеп сөйләшәләр. Сәнгать җитәкчесе Фәния Мөхәммәтшинага аеруча рәхмәтле без. Уен коралларында уйнаучы, үзе җыр-шигырьләр итүче бу талантлы ханым шушы микрорайонда яшәүче күпме пенсионерны “йокыдан уятты“. Без хәзер үзебезне сәхнәдән башка күз алдына да китермибез. Җыр-бию буенча гына түгел, төрле юмористик скетчларда катнашу буенча да осталыгыбызны үстерә ул. “Саф җил“ иҗат түгәрәгенә йөрүче өлкәннәр куйган “Заводская урамы“, “Ферма үгезе“, “Яңа елда – яңа бәхет“, “Картаерга ашыкма“, “Саклагыз хатыннарны“ исемле театральләштерелгән тамашаларны халык бик яратып кабул итте.
Сер түгел, өлкән кеше белән эшләүнең үз авырлыклары да була. Әмма Фәниянең беркайчан да сер биргәне юк. Өлкәннәргә сәхнәгә юл ачканнары, осталыгыбызны арттырганнары өчен клуб хезмәткәрләренә тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Ә Фәниябезгә яңа иҗат уңышлары телибез.
Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортына йөрүче барлык ветераннар исеменнән Дамир ӘКРАМОВ.