Яшь педагоглар лидерлар белән эшләделәр

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

3нче мәктәптә яшь педагогларның “Уңышка юл“ төбәкара форумы традицион булмаган формада уздырылды.

МИН ПЕДАГОГ ТҮГЕЛ, ШУЛАЙ ДА

Әлеге чарада Кече Пурга районыннан, Чаллы, Алабуга университетларыннан, Можга, Ижау педагогия көллиятеннән – барлыгы йөзгә якын мөгаллим катнашты. Яшь хезмәттәшләренең эшләренә бәя бирергә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары да килгән иде.

Форумга старт бирелгәнче 3нче мәктәп укучылары һәм укытучылары Толстой елына багышланган театраль күренеш күрсәттеләр.

Педагогларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина сәламләделәр һәм кызыклы форум эшендә уңышлар теләделәр.

  • Педагог булмасам да, миңа әлеге һөнәр ияләре белән бик тыгыз эшләргә туры килә. Замана укытучысыннан күпме тырышлык, сабырлык таләп ителгәнен яхшы аңлыйм. Кәгазь эше күп вакытларын алса да, укыту елдан-ел катлауланса да, гомер-гомергә иң дәрәҗәле саналган укытучы һөнәре мавыктыргычрак була бара. Мин дә сезнең сайлаган һөнәрегезгә күп еллар тугры булып калуыгызны телим, – диде Римма Ринатовна.

 

ЛИДЕРЛАР БЕЛӘН БӘХӘС

Аннан соң иң мавыктыргыч өлеш башланды. Яшь мөгаллимнәр командалары белән бәхәскә төрле өлкәләрдә уңыш яулаган һөнәри лидерларны дәшкәннәр иде. Алар “Кешенең уңышка юлы“ дигән темага сөйләшү алып бардылар. Кунаклар да кемнәр бит әле: “Иннополис“ мәктәбенең рәсем укытучысы Никита Маркин, район мәдәният, спорт бүлекләре җитәкчеләре Марс Гатауллин, Илшат Гайнетдинов, Красный бор участок хастаханәсе табибы Александр Анпилогов, Әгерҗе станциясе начальнигы урынбасары Дмитрий Латыйпов һәм танылган адвокат Юрий Никитин. Районның яшь педагоглар советы рәисе Кристина Коробейникова лидерларга карьера, гаилә һәм башка юнәлешләр буенча кызыклы сораулар бирде. Россиядә хатын-кыз Президент – чынбарлыкмы? Сез ашарга әзерли беләсезме? Хәзерге заманда дефицит әйбер нәрсә ул? кебек сорауларга лидерлардан бик мәгънәле җаваплар алынды.

Соңыннан яшь педагоглар шәхси брендны үстерүгә багышланган файдалы һәм мавыктыргыч мастер-классларда катнаштылар.

Форумда ата-аналар да зур активлык күрсәттеләр. Алар проблемалы хәлләрне чишүдә үз карашларын белдерделәр. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә хатын-кыз һәм ир-ат фикерен белү дә бик кызыклы булды.

“Алга бер адым!“ Шул исемдәге белем бирү проектлары чемпионаты форумның иң нәтиҗәле өлеше булды. Катнашучылар Уолт Дисней һәм халыкара кафе берләштерелгән ысулы буенча эшләделәр. Һәр команда Хыялыйлар, Презентаторлар, Тәнкыйтьчеләр ролендә булды.

  • Быелгы форумны гадәти булмаган ысул белән уздырырга тырыштык. Алдан ук яшь педагогларны яңа методикага өйрәтүне максат итеп куйдык. Аның уку елы ахырында уздырылуының да сәбәбе бар: бер ел эшләгән егет-кызларда укытучы һөнәре турында күзаллау барлыкка килде. Ә форумнан соң һәр катнашучы үзенең уңышка юлы турында уйланырга тиеш, – диде мәгариф хезмәткәрләрнеең профсоюз оешмалары рәисе Гөлсинә Мөхәммәтдинова. 

Бу яктан 3нче мәктәп яшь педагоглар белән эшләүдә үзенчәлекле мәйданчык булып тора. Шул уңайдан Альбина Кәримова җитәкчелегендәге мәктәп коллективын форумда республика профосоюзлар комитетының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләделәр.

Екатерина САМСОНОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International