Удмуртиянең Завьялово бистәсендә узган кул көрәше бәйгесендә Әгерҗе спортчылары да сынатмадылар, медальләр яуладылар.
Удмуртия Республикасы Кубогына узган ярышта барлыгы 13 командадан 100 спортчы катнашты. Командалар буенча ИжГТУның каты куллы егет-кызлары – беренче, Әгерҗе спортчылары – икенче, Завьялово спорт сөючеләре өченче урын алдылар.
Шәхси беренчелектә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Руслан Закиров кулы астында шөгыльләнүчеләр – түбәндәге урыннарда:
Рузилә Шаһиева, Дәниф Галиуллин – беренче, Святослав Тарасов, Арсений Чечетко, Динар Гомәров – икенче, Дмитрий Владимиров, Ленар Галиев, Батыр Чураев өченче урында.
Җиңүчеләргә медальләр, Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.