Урман утырту көненә әгерҗелеләр дә бик теләп кушылдылар. Ул районда 3-4 майда уза.
Быел әлеге чара кысаларында районда 2300 данәдән артык нарат, спирея, миләш, каен үсентеләре утыртыла.
Әгерҗелеләр Бөек Җиңүнең 73 еллыгына агач утырту белән бәйле тагын бер матур акция уздырдылар. Шәһәргә керү юлындагы стела тирәсенә 73 нарат үсентесе утырттылар. Әлеге изге эшне район хакимияте хезмәткәрләре башкарды.