“Яңа гасыр“ телерадиокомпаниясе чыгарылыш сыйныф укучылары арасында “Әйдә ТНВга!“ бәйгесе игълан иткән иде.
Әлеге бәйгедә катнашырга Тирсә мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алия СИБАТОВА да теләк белдергән. Беренче турда ул республиканың төрле мәктәпләреннән бик күп яшьтәшләре кебек үк “Якын дустым“ дигән темага эссе язган.
Беренче турда 41 эш кабул ителгән. Комиссия иң яхшы 28 эш авторын икенче турга уздырган. Алар арасында Алия дә була. Бу турга укучылар “Мин – кадрда“ дигән видеопрезентация тәкъдим итәргә тиеш булалар.
Кул эшләре остасы, иҗат белән мавыгучы Алия барлык шөгыльләрен күрсәтергә тырыша. Рәсемнәрен дә төшерә, җырлап та ала, шигырь дә сөйли. Нәтиҗәдә, биш яшьтәше белән ул да финалга уза. 11 майда Алия Актаныш, Арча, Лениногорск, Азнакайдан журналист булырга хыялланучы кызлар белән Казанга бара.
Бу көнне финалистлар танылган татар журналистларыннан интервью алачак. “Интервью” жанрында узачак конкурска булган иҗади таләпләр: интервью алыначак кеше белән уртак тел таба алу, аның шәхесен ачып бирердәй сораулар бирү.
Өченче тур нәтиҗәсендә 3 кеше ТНВдан КФУда бушлай белем алуга юллама отачак.
Тирсә кызы Алиягә уңышлар телибез. Якты хыялын тормышка ашырырга язсын аңа.