Идентефикацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасы – ЕСИА – дәүләт хезмәтләреннән файдалану өчен ачкыч ул.
Аны икенче төрле “электрон паспорт“ дип тә атыйлар. Ә сез ЕСИАда теркәлү уздыгызмы әле? Моның өчен паспорт, СНИЛС һәм кәрәзле телефонның номерын белү генә кирәк. Ә теркәлү өчен Пенсия фонды идарәсенә, күпфункцияле үзәккә, район хакимиятенең 5, 7, 20нче кабинетларына мөрәҗәгать итә аласыз.