Язгы чакырылышта Әгерҗедән 31 егет хәрби хезмәткә алынырга тиеш. Аларның өчесе, якыннары, дуслары белән бер елга саубуллашып, төрле частьларга солдат бурычын үтәргә китте инде.
Ә менә солдат каешы буарга әзерләнүче 28 егет өчен “Авангард“ Яшьләр үзәгендә район җитәкчелеге, хәрби комиссариат вәкилләре катнашында “Хәрби хезмәткә чакырылучы көне“ узды. Әлеге чараны Әгерҗедә елга ике тапкыр – көзге һәм язгы чакырылыш вакытында уздыралар. Бу көнне җитәкчеләр егетләргә үгет-нәсыйхәтләрен җиткерәләр, теләкләрен әйтәләр. Районыбыз артистлары матур җырларын бүләк итәләр.
Район хәрби комиссары Илгиз Галиев та егетләргә иң изге теләкләрен җиткерде.
“Хәрби туганлык“ район оешмасы җитәкчесе Рәшит Гарифуллин:
Улларын армиядән иң нык көтеп алучылар ул – әниләр. Гөлнара Садыйкова да улы Тимурны нәкъ биш ай элек армиягә озаткан. Тимур Севастопольдә корабльдә диңгезче буларак хәрби бурычын үти. 10 майда өлкән матрос званиесен алачак икән.
Булачак солдатларга армиягә китәргә санаулы гына көннәр калып бара.
... Пеләмештә шундый гадәт яши икән. Армиягә киткәндә булачак солдатка биргән акчаны аның туена кадәр тиененә кадәр саклыйлар. Безнең егетләргә хезмәт бурычларын үтәп, туган Әгерҗеләренә, авылларына сөенеп кайтырга язсын. Аннан гөрләп туйлар узар... Әнә шул вакытта армиягә киткәндә бирелгән акчаларны да кулга алып хатирәләр яңартырлар алар. Ул солдат тормышы, андагы дуслар турында булыр...