Каләмдәш дустыбызны югалттык

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Рыс авылында туган шагыйрь, язучы, озак еллар Ижауда нәшер ителүче "Яңарыш" газетасында эшләгән журналист, Удмуртия һәм Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, "Яңарыш" газетасы каршында эшләп килүче "Балкыш" әдәби берләшмәсе рәисе, РФ журналистлар берлеге әгъзасы, Удмуртиянең атказанган журналисты, Риза Шәфи һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, берничә китап авторы Ринат БАТТАЛОВ 69 яшендә арабыздан китте.

“Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы редакциясе коллективы, матбугат ветераннары, Әгерҗедәге каләм осталары мәрхүмнең якыннарының авыр кайгыларын чын күңелдән уртаклашалар.  

Мәрхүмне Уразай зиратына җирләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International