Раббыбыз Аллаһының безгә биргән санап бетергесез бүләкләренең берсе – Рамазан ае. ТР Диния нәзарәте исәпләве буенча быел изге ай 16 майда башлана.
Элекке заманнарда яшәгән мөселманнар Рамазан ае тәмамлангач ярты ел буе тоткан уразаларының, эшләгән изге эшләренең кабул булуын сорап Аллаһыга догалар белән ялварганнар, киләсе ярты елны алдагы Рамазанга сау-сәламәт килеш иман белән ирешергә насыйп булсын дип тагын догалар кылганнар. Шуңа күрә хәзердән барлык дин кардәшләремне олуг кунак – Рамазан аен лаеклы рәвештә каршы алу өчен әзерләнә башларга чакырам.
Рамазан аенда ураза тотучы кешене ашату да бик изге һәм әҗер-саваплы гамәл булып санала. Мөхәммәд пәйгамбәребезнең: «Кем дә кем ураза тотучыны ашатса, ураза тотучының әҗер-савабы кимемәгән хәлдә, аңа да шундый ук әҗер-савап булачак» дигән сүзләре бар. Ә ураза тотучының савабы нинди? Аның савабы хисапсыз, аңа әҗерне Аллаһ үзе бирә, аның күпме икәнен беркем дә белми. Гомумән, кешеләрне ризык белән сыйлау җәннәт әһелләренең дөньяда яшәгәндә эшләгән күркәм эшләренең берсе булып санала. Шуның өчен үзебезнең матди чыгымнарыбызны алдан уйлап куйсак хәерле булыр. Хәтта күпчелек мөселман дөньясы зәкят малларын да Рамазан аенда чыгарырга тырыша, чөнки бу айда кылган изгелекнең савабын Аллаһ Раббыбыз күпкә арттыра.
Ифтар мәҗлесләрен өйдә дә уздырырга була. Әмма мәчеттә уздырсаң, ул, беренчедән, уңайлырак, икенчедән, авыз ачучылар күбрәк була. Өченчедән, андый күмәк ифтарлар мөселман өммәтен берләштерә. Әгерҗенең “Нур” мәчете каршындагы мәдрәсә бинасында да йөз кешелек ифтар мәҗлесләре оештырырга ниятләп торабыз. Кем ошбу изге эштә катнашырга тели (матди көч беләнме яки үзенең кул көче беләнме), исемлеккә теркәлү өчен түбәндәге телефон номерына шалтырата ала: 89872930463.
Әгерҗе районы мәчетләрендә дә ифтарлар оештырырга ниятләп торалар. Авылыгызда да ифтарларны өегездә түгел, ә мәчетегездә уздырсагыз, күпкә хәерле булыр иде. Чөнки анда күбрәк кеше килә. Никадәр күп кеше килсә, әҗере дә зуррак була. Шуның кадәр кешегә вәгазь сөйләнә, догалар кылына, тәравих намазлары укыла.
Курыккан эш хәерле була, диләр. Әлбәттә, борчылабыз. Изге кунакны көткәндә дә берәүләр “көчем җитәрме”, икенчеләр “кан басымым күтәрелмәсме” дип кайгыра. Аллаһ ярдәменә таянсак, ул ярдәм итми калмас.
Пәйгамбәребез еш кына намазлардан соң шушы доганы кылган:
“Йә, Аллаһ, миңа Сине искә алуда, Сиңа шөкер итүдә һәм күркәм рәвештә гыйбадәт кылуда ярдәм бир”.
Раббым һәммәбезгә дә ихласлык, саулык-сәламәтлек белән изге айга керүләрне насыйп итсен, үз ярдәменнән ташламасын!
Алмаз хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН,
Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе.