Яңа Эсләктә яшәүче Хәния әби Җәлилова 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды. Аны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов бәйрәме белән котладылар һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.
Иске Эсләктә ун балалы гаиләдә туган Хәния. Аңа бер яшь тулганда Яңа Эсләккә күченәләр. Шунда үсеп, тормышка чыга. Гомере буе “Таң“ колхозында сарыклар карый. Тырыш хезмәте өчен күп тапкыр Мактау грамотларына лаек була, колхозның Мактау китабына кертелә. КПССның Әгерҗе район комитеты һәм хезмәт ияләренең район Советы башкарма комитетының да Мактау язуы бирелә аңа. Бердәнбер улы Фәнисне ялгызы үстерә. Улы бакыйлыкка күчкәнгә дә биш ел үткән инде.
.jpg)
.jpg)