Район башлыгы Валерий МАКАРОВның Җиңү бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар! Сезне 9 Май бәйрәме белән ихластан котлыйм.
Быел илебез Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итә. Азатлык, тыныч көннәр өчен күпме кан, яшь түгелгәнен, фидакарь хезмәт куелганын зур хөрмәткә лаек мөхтәрәм өлкәннәребез үзләре генә белә. Ни кызганыч, ул елларның тере шаһитләре инде өлкән яшьтә, күпләре арабызда юк. Буыннар алмашына, әмма гаять авыр сынаулар китергән дәһшәтле сугыш чоры халык күңеленнән җуелмый. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. Хәтер яши, хәтер – мәңгелек.
9 Май бәйрәмен районда быел да зур әзерлек эшләре башкарып каршы алдык. Шәһәрдә дә, авылларда да зиратларда өмәләр узды, билгесез солдат һәйкәлләре тәртипкә китерелде. Сугыш ветераннарының өйләренә барып, кадер-хөрмәт күрсәтү дә – матур традиция. Бу көннәрдә һәркайда – Мәдәният йортларында, мәктәпләрдә ветераннар, сугыш чоры балалары белән очрашулар уза, гамьле әңгәмәләр оештырыла. Өченче ел рәттән районыбыз, ил күләмендә узучы “Үлемсез полк“ акциясенә кушылып, яу кырында башларын салган, туган якларга әйләнеп кайткач вафат булганнарны искә алырга әзерләнә. Иң мөһиме, һәркемнең күңелендә бүгенге матур тормыш хакына көрәшкәннәргә тирән рәхмәт хисләре, ихтирам-хөрмәт яши.
Кырык бишнең җиңүле май ае быелгы язда да безнең күңелләребездә чәчәк атар. Чыдамлыгыгыз, җиңү яулавыгыз, батырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннар! Барыгызга да тынычлык һәм сәламәтлек, гаилә җылысы һәм кадер-хөрмәт телим. Бәйрәм белән!