Яңа Сләк авылында яшәүче Хәния апа Залилова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Яңа Сләк авылында яшәүче Хәния апа Залилова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл ветераны Хәния апа бугенге көндә  рәхәт тормышта яши. Ләкин ул шулай да сугыш чорында эшләгәннәрен искә төшерде.

Залилова Хания Мәҗит кызы - 1928 елда туган. Сугыш чорында ат белән сука сукалый, тырма тырмалый, лобогрейкада эшли. Көнлек нормасын 40 сотыйга җиткереп печән чаба, урак ура, көлтә бәйли. Бәләкәй арба, ат белән Красноборга орлыкка йөриләр, сугыштан соңгы елларында  сарыкчылыкта эшли. Эшләгән хезмәте колхоз тарафыннан бәяләнә. Бик күп грамоталар белән бүләкләнә. Юбилярны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов,  Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы  Ильфат Рамазанов котладылар, үзләренең җылы ихлас теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International