9 Май бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә велоузыш уздыру районда матур традициягә әйләнде. Ул тәүге тапкыр Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән иде. Шунысы сөенечле, анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара.
Быел ул узышчыларның күплеге белән рекорд куйды. Барлыгы 300 спорт сөюче стартка басты бу көнне. Девәтернәдән алып Әгерҗегә кадәр барлык авыллардан диярлек укучылар, яшьләр, педагоглар велоузышка чыктылар.
ЧАЛЛЫГА КАДӘР БАРАБЫЗ
Иртәнге сәгатьләрдә үк спорт сөючеләр район хакимияте янындагы мәйданга җыелдылар. Велосипедларны КамАЗга төяп, бердәм команда старт биреләчәк Наҗар авылына юл тотты.
Аның тәкъдимен күпләр хуплады.
Старт биреләсе урында спорт сөючеләрне Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров сәламләде.
Батырларны бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәлгә венок салганнан соң, “Катюша“ны җырлый-җырлый Россия, Татарстан, Әгерҗе әләмнәрен, шулай ук Девәтернәдән үк алып килгән Җиңү байрагын тотып юлга кузгалдылар велосипедчылар. Сүз уңаеннан: Районыбызның иң ерак авылларының берсе булган Девәтернәдә бу көнне велоузышка старт иртәнге сәгать алтыда ук бирелгән иде. Әлеге мәктәп укучылары эстафетаны Кадыбаш балаларына, алар исәнбайлыларга тапшырдылар. Шулай итеп, күчмә байрак Наҗарга кадәр килеп җитте. Колоннаны Салагыш һәм Бима мәктәпләре директорлары Айдар Хөснетдинов һәм Эдуард Михайлов җитәкләделәр. Әлеге спорт сөюче җитәкчеләр велоузышта ел саен зур теләк белән катнашалар. Ә менә районда танылган педагоглар Фәйзуллиннар династиясе бу чарада катнашу өчен махсус кайтканнар.
БЕРЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ
Тирсәдә узышчыларны район башлыгы Валерий Макаров каршы алды. Биредәге халыкның күплеге шаккаттырды. “Рәхим итегез!“, “Велоузышта катнашучыларга сәлам!“ дип язылган плакатлар, мактау сүзләре марафончыларга көч өстәми калмагандыр.
Тирсә мәктәбе укучылары сөйләгән сугыш чоры шигырьләре, алар башкарган җырлар күңел кылларын тибрәтте. Тирсәлеләр узышта катнашучыларны тәмле солдат боткасы белән дә сыйладылар.
ТЕЛӘК КЕНӘ КИРӘК
Мордывый, Иж-Бәйки авыллары артта калды. Спорт сөючеләрнең йөзләре кояштай балкый. Кәефләре күтәренке. Хәтта иң нәни катнашучы – 9 яшьлек Глеб Семенов та апа-абыйларыннан калышмый.
Иж-Бубый укучылары да узышчыларны җыр-биюләр белән каршы алдылар. Авыл башлыгы Раиф Ваһапов катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Бергәләп фотога төшкәннән соң марафончылар Әгерҗегә юл тотты.
ИҢ МӨҺИМЕ – ХӘТЕР
Әгерҗедәге Мәңгелек ут янында вальс әйләнгәннән соң, сүзне әлеге велоузышны иң беренче тапкыр оештырган Юрий Чирков алды.
Катнашучылар велоузышны оештыручыларга, авыл башлыкларына, велосипедчылар колоннасын озатып барган ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләренә, һәм аларның җитәкчесе Олег Капиловка олы рәхмәтләрен җиткерделәр.