2018 нче елның 8 нче маенда Девәтернә авыл җирлегенә керүче Нарат, Девәтернә, Гали авылларында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинглар булып узды. Чакырылган ветераннарны, кайткан кунакларны, авыл халкын авыл җирлеге башлыгы Ф.М.Юсупов, район Советы депутаты И.Р.Загретдинов, ветераннар оешмасы рәисе Г.М.Ситдикова, мәктәп директоры А.Г.Габбасов котлады. Л.Айтуганов ис.Девәтернә төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары чыгышын ветераннар бик яратып кабул итте. Балалар шулай ук “Үлемсез полк” акциясендә дә катнаштылар. Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә һәйкәлләргә веноклар салынды. Ветераннар үз чиратында балаларга теләкләрен дә җиткерделәр. Митинглардан соң авыл җирлеге башлыгы, мәдәният йорты директоры белән берлектә, ветераннарның өйләренә барып, бәйрәм бүләге тапшырды.