8 май көнне Яңа Авыл авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән Яңа Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Нугуманов Минихәлил Мөбәрәк улы, район вәкиле- “Әгерҗе урманчылыгы” җитәкчесе Имангулов Равил Усман улы, ООО “Агрфирма-Агрыз” 2 филиалының Яңа Авыл бүлекчәсенең җитәкчесе Кәрәмиев Ильяс Мәхмүт улы котлады һәм бүләкләр тапшырылды.
Ветераннар хөрмәтенә Яңа Авыл мәдәният йорты коллективы һәм укучылар тарафыннан бәйрәм концерты күрсәтелде.