Һава шартлары уңайлануга ук хуҗалыкларда язгы кыр эшләре җанланды. Быел кыр эшләренә бераз соңарып керешергә туры килде. Узган ел да яз иртә килмәде. Һава торышы безне сынаса да, авыл хезмәтчәннәре һәрнәрсәгә әзер булырга тиеш. Безнең бурыч – соңга калганны куып җитү, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.
АРСАК-ОМГА
Атна башында без, берничә хуҗалыкта булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышып кайттык. Башта “Сарсак-Омга“ хуҗалыгына кердек. Басуга килгәндә үк тырмалау, чәчү агрегатларының, орлык ташу машиналарының кызу темплар белән эшләвенә игътибар иттек. Әнә, басу буйлап ышанычлы адымнар белән баш агроном Александр Васильев килә. Иртәнге сәгать 3тән бирле аягөсте, ди ул. Басуларны әйләнеп, чәчүнең тирәнлеген, тигезлеген, нормасын тикшерә. Биредә язгы культураларны 1300 гектар мәйданда чәчү планлаштырыла.
Тәҗрибәле механизаторлар Вячеслав Васильев, Василий Богданов тырмалау белән мәшгуль. Чәчү орлыгын ташу өчен Александр Тимофеев һәм Василий Дмитриев җаваплы. Чәчү агрегатларының берсендә быел Хөкүмәт премиясенә лаек булган Василий Гаврилов эшли, ярдәмчесе – Иван Федоров. Икенчесендә – әтиле-уллы Павловлар.
Василий Павлов – 25 еллык тәҗрибәсе булган механизатор. Армиядән кайтуга тракторга утырган. Яздан караңгы көзгә кадәр – басуда, кышын фермада терлекләргә азык ташый.
Чәчү вакытында алар иртәнге сәгать 6дан караңгыга кадәр эшлиләр. Аш пешерүче Надежда Муллахмәтова өчен дә кызу чор башланган. Механизаторларны ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин итәргә кирәк.
Хуҗалык җитәкчесе Разиф Харисовның булачак уңыш өчен күңеле тыныч.
НАҖАР
“Наҗар“ ширкәтендә алдынгы механизатор Рафил Садыйков тырмалый торган участокта тукталдык. Аның белән беррәттән бу көнне механизаторлар Павел Константинов, Илнур Хуҗин, Илнур Нәҗмиев та басуларны чәчүгә әзерләү белән мәшгуль иде. Сүз уңаеннан: Рафил турында газетада берничә тапкыр язганыбыз булды инде.
Рафил – Көчек егете. Мәктәпне тәмамлагач ук тракторга утырган.
Ә бүген тугры тимер аты – Т-150 белән бик оста идарә итә ул.
Әлеге сүзләрне идарәченең үзе турында да әйтергә була. Ул җәйге лагерьда, амбарда, басуларда булырга да өлгерә.
КӨЧЕК
“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтендә язгы кыр эшләре ничек бара соң? 2нче филиал җаваплы кампанияне яңа директор – Илнар Гыйззәтуллин җитәкчелегендә башлап җибәргән.
Аның да зур теләк белән эшләве тоемлана. Кемнең кайда, ничек эшләвен яхшы күзаллый. Әйтик, “Көчек“ бүлекчәсендә Эдуард Васильев җир сөрү, Раил Хисмәтов һәм Эдуард Семенов тырмалау белән мәшгуль, ди ул.
Чәчү агрегатлары да – старт сызыгында. Бүлекчә идарәчесе Рәмзил Мөхәммәтдинов та шул тирәдә кайнаша. Механизатор Ришат Шәйдуллин һәм чәчү өчен җаваплы абыйсы Илшат та язгы кыр эшләренә әзер.
Амбарда да эшнең кызган чагы. Аның мөдире Фәнис Гайнетдинеов һәм эшче Ләүфир Гыйниятов турында “ун кеше өчен эшлиләр“, ди җитәкче.
“Әле ярый, авыл хуҗалыгында үз эшләренә битараф булмаган әнә шундый җир уллары эшли. Димәк, алдагы уңыш өчен борчылырга нигез юк. Чәчү кампаниясе дә кызганнан-кыза бара“ дигән уйлар белән кайттык без хуҗалыклардан.
Екатерина САМСОНОВА.