"Әйдә ТНВга" финалисты - Тирсә мәктәбе укучысы - "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәрриреннән интервью алды

2018 елның 15 мае, сишәмбе

ТНВның максатчан грантын оту өчен көрәшүче Тирсә мәктәбе укучысы Алия Сибатова "Ватаным Татарстан" газетасаның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәровтан интервью алды.

11 май конне h"Әйдә ТНВга" финалистлары интервью алу осталыгы буенча көч сынашты. Барлыгы 3 кеше Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча, яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә белем алу өчен «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе акционерлык җәмгыятенең максатчан грантына ия булачак. 

 

Катнашучыларның ничәнче сан астында һәм кемнән интервью алачагы җирәбә ярдәмендә билгеләнде. Шулай итеп, Актаныштан Айзилә Шәймөхәммәтова -  ТНВ каналының башкарма директоры Айрат Сибагатуллин, Актаныштан Энҗе Габдуллина һәм Арчадан Алия Сабирова - «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, Азнакайдан Инзилә Хөсәенова -  «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе Данил Сәфәров, Әгерҗедән Алия Сибатова - «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, Лениногорскидан Сиринә Сәхәпова БДТРК ның филиалы «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов белән әңгәмә корды. Конкурсантлар жюри әгъзалары каршында интервью алды.

Нәтиҗәләр исә 15 май көнне билгеле булыр дип көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International