Кырындыда - кошлар патшалыгы...

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Кырындыдан Фирая-Альфред СОЛТАНОВлар ике ел эчендә кошлар санын да, яшь кошлар, кош итен һәм аларның йомыркаларын сатуны да күп тапкырларга арттыра алганнар. Моның нигезендә тынгысызлык, тырышлык, үҗәтлек ята. Алар бүген дә – эзләнүдә.

Кемдәдер “ни өчен ике ел эчендә?“ дигән сорау туар. Нәкъ шуның кадәр вакыт элек без алар хуҗалыгында булып, ничек итеп мунчада бытбылдык һәм тавык чебиләре үрчетә башлауларын күреп кайткан идек. Ике ел эчендә күп кенә үзгәрешләр булган биредә.

 

Бытбылдыкларның – үз “йорты“

Беренчедән, бытбылдыклар өчен аерым бина төзеп куйганнар.

  • Аны бар таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырдык. Бытбылдыклар – бик нәзберек кошлар. Шуңа аларның “йортларында“ дымлылык та, температура да тиешле нормада булу кирәк. Моны махсус датчиклар ярдәмендә контрольдә тотабыз. Һава суыру җайланмасы да алып урнаштырдык. Су эчү өчен автоматлаштырылган җайланмалар куйдык, – дип сөйли хуҗабикә. Бүген әлеге бинада 2,5 меңләп бытбылдык үрчетәләр.
  • Дөресен генә әйткәндә, аларның төгәл санын белмибез дә. Чөнки кечкенәләре чыгып тора, зурракларын суябыз, – ди ул.  

Бытбылдыкларның салган йомыркалары да аерым урынга төшеп бара.  Ә хуҗабикәгә аларны савытларга  җыясы гына кала.

 

Аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәми

Бытбылдык йомыркаларын һәм итен сатуга килгәндә, беренче чорлар белән чагыштырганда, монысы да җайга салынган.

  • Әгерҗедә, Ижауда  ярминкәләрдә катнашабыз. Ижауда кафеларга да тапшырабыз, – ди Фирая.

Әйе, Әгерҗедә һәр ярминкәдә күрергә була бу тырыш гаиләне. Биредә үз сатып алучылары да бар инде аларның. Ярминкәләр вакытында алар палаткасы яныннан бервакытта да кеше өзелми. “Көзге ярминкәләр аеруча уңышлы үтә“, ди Фирая. Бытбылдык йомыркаларын Әгерҗедә райпо кибетләре, Харисовларның  “Авылдаш“ кибетләре аша да сатуны җайга салганнар.

  • Продукциябезне сатарга туганнарыбыз, якыннарыбыз, танышларыбыз, кызыбыз Ләйсән дә ярдәм итә. Чаллыга да алып китәләр, Казанга да. Әлеге шәһәрләрдә дә үз сатып алучыларыбыз бар инде хәзер, – дип дәвам итә. Әйе, “Аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәмәс“ дип юкка гына әйтмиләр шул.       

Бытбылдыкларны сую эшен дә өмә белән бергәләп башкаралар алар.

  • Күршеләргә аеруча рәхмәт, кайчан кирәк, шунда булышырга керәләр, – ди. – Йөз иллешәр бытбылдык чистарткан чаклар да бар. Бер бытбылдыкны чистартырга уртача җиде минут вакыт җитә.

 

Тудыру йорты, ясли, урта төркем...

Солтановларның өй эчендә берничә инкубатор тора. Аларда бытбылдыклардан тыш каз, үрдәк, индоутка бәбкәләре, бройлер чебиләр дә чыгаралар.

  • Инкубаторны без үзара, шаяртып,  “тудыру йорты“ дип атап йөртәбез. Инкубатордан соң бәбкәләрне – мунчага – яслигә күчерәбез. Мунчадан – урта төркемгә, ягъни сарайга. Үсә төшкәч,теплицага урнаштырабыз. Кыш көне теплицада тавык, каз, үрдәк – барлыгы биш йөзләп кошыбыз бар иде. Алар кыш буе йомырка салдылар, – ди Фирая. Әле хәзер дә  андагы кошлар саны  йөзләр белән исәпләнә. Чын кошлар патшалыгы, диярсең.

 

Иртәнге дүрттән – аягөсте

  • Кошларыбызга көн саен ярты ярты тонналап комбиазыкны үзебез ясыйбыз. Моның өчен махсус тегермән сатып алдык, – ди Фирая. – Аларны ашату, карау – Альфред җаваплылыгында. Ул аларның һәркайсына нинди азык, витаминнарны күпме күләмдә бирергә кирәклеген бик яхшы белә. Барысына да азыкны аерым “рецепт“ буенча ясый: бәбкәләргә – аерым, зурракларына – аерым.

Кошлар тук булсын өчен, Альфредка һәр көнне иртәнге сәгать дүрттә йокыдан торырга туры килә.

  • Азык әзерләп, аларны кошларга таратып вакыт узылганы сизелми дә. Кайчак үзем ашарга керергә дә онытам, – ди хуҗа, елмаеп.

Ничек кенә мәшәкатьле булмасын, шушындый тормыш ошый, диләр Солтановлар.

  • Киләчәктә бары бытбылдыклар үрчетү белән генә шөгыльләнергә хыялланабыз. Әмма моның өчен сату ягын уйларга кирәк. Шуңа без һаман да эзләнүдә, – диләр.

Аларга хас үҗәтлек, тынгысызлык, максатчанлык кебек сыйфатлар бу проблеманы чишүдә дә ярдәм итми калмас.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International