Тупларны кем бирәчәген ачыклау өчен, махсус бөтенроссия бәйгесе узды.
2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты ачылышы матчында тупларны тарихта беренче тапкыр кызлар биреп торачак. Алар Татарстанның Әгерҗе “Кадетлар” командасы футболчы кызлары булачак. Бу хакта Sports.ru хәбәр итә.
Мундиальнең беренче уенында тупларны кем бирәчәген ачыклау өчен, махсус бөтенроссия бәйгесе узды. Бәйгедә Әгерҗе “Кадетлар” командасы җиңеп чыкты.