Футбол буенча Дөнья чемпионаты башланырга санаулы гына көннәр калып барганда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер Алексей Колчин кулы астында шөгыльләнүче 12-13 яшьлек спортчылар Сочида узган ярыштан көмеш медаль белән кайттылар.
Әгерҗе футболчыларының Россия тимер юл транспорты хезмәткәрләре балалары өчен узучы спартакиадада беренче катнашулары түгел инде. Барган саен матур җиңүләр белән кайталар алар. Ә менә Ильяс Хөснетдинов, Илдар Әхмәтҗанов, Тимур Шахмин, Мирослав Евлеев, Марсель Хөснуллин, Ислам Хәлиуллин, Артем Капитонов әлеге төр ярышта тәүге тапкыр сыналдылар һәм уңышлары да сөенерлек, горурланырлык булды.
Бу малайлар – 5-6 яшьтән бирле футбол кырында. Җитезлек, тәвәккәллек, чыдамлылык кебек сыйфатлар тәрбияләүче әлеге спорт төрен яратулары турында сөйләгәндә күзләре яна аларның.
Сочига барганчы яшь спортчылар ел дәвамында төрле ярышларда катнашканнар. Республика күләмендә узучы бәйгеләрдә аларга бер генә команданың да “теше“ үтмәгән. Ярыштан-ярышка “копилка“ларын медальләр белән тулыландырып кына барганнар.
Яшүсмерләр ике кешелек бүлмәләрдә яшиләр, витаминлы ризыклар белән тукланалар. Көн саен диңгездә коенып организмнарын чыныктыралар. Сочи буйлап сәяхәт итәләр.
Шуңа карамастан командаларны бер-бер артлы җиңүгә ирешәләр футболчылар. Хәлиткеч уен – финалда гына көндәшләренә биреләләр. “Кәефне төшермәдек, борчылмадык. Бу безнең өчен җиңүгә омтылыш булды“, диләр.
Яшүсмерләрнең һәрберсен медаль, Грамота, дүртәр мең сумлык сертификат, футбол костюмы, сувенирлар белән бүләкләгәннәр.
Тренер да үз фикерен әйтеп куя:
“Футбол – безнең өчен тормыш ул“ дип янучы, данлыклы “Зенит“, Барселона“ һәм, әлбәттә, үзебезнең “Рубин“ командалары өчен җан атучы, киләчәктә тормышларын әлеге спорт төре белән бәйләргә хыялланучы мондый малайларны, чынлап та, үсендереп торырга кирәк шул...
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.